Якты юлдан
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
8 июль 2021, 12:37

Суда бата башласаң, нишләргә?

Ел саен су коену сезоны кергәч, дистәләрчә кешене югалтабыз. Аларның берсе дә мондый фаҗигагә тарырмын, дип уйламый. Алай гына да түгел, суда батучыларның күбесе йөзә белә! Әмма төрле сәбәпләр аркасында алар су төбенә китә. Мондый хәлләргә тарымас өчен түбәндәге берничә киңәшне истә тотыгыз.

Суда бата башласаң, нишләргә?
Суда бата башласаң, нишләргә?

Суда аягыгызны көзән җыерып, аны кузгата да алмыйсыз икән, суга чумыгыз да аягыгызны көч белән турайтырга тырышыгыз. Аннары баш бармагыгыздан тотып, аягыгызны үзегезгә таба тартыгыз. Тагын бер киңәш: купальнигыгызга булавка каптырып куегыз. Ул сезгә су коенганда комачауламаячак. Ә менә аякларны көзән җыерганда тәнгә аны кадап алу сезнең гомерегезне саклаячак.

Әгәр суда йөзә белмичә суда калгансыз икән, кулларыгызны киң җәеп суга чалкан ятыгыз һәм мөмкин кадәр тирәнрәк һәм сирәгрәк сулагыз. Вертикаль хәлдә булсагыз, аякларыгыз белән педальне әйләндергән кебек хәрәкәт итегез.

Әгәр арыгансыз икән, аркагызда ятып, суда ял итегез. Моның өчен кулларыгызны һәм аякларыгызны як-якка сузыгыз, башыгызны суга салыгыз да тынычланыгыз.

Сезне көчле агым эләктереп алса, юкка көчегезне әрәм итмәгез һәм аның белән көрәшмәгез. Агымга иярегез, диагональ буйлап якындагы ярга таба юл тотыгыз.

Әгәр дә сез судагы үсемлекләргә уралгансыз икән, туктаусыз чәбәләнеп, алар белән көрәшмәгез. Сез ныграк уралачаксыз. Тәүдә кинәт кенә үзегезне читкә алып ташларга тырышыгыз. Әгәр дә килеп чыкмаса, бер-бер артлы аларны бер аяк белән икенчесеннән шудырып төшерергә тырышыгыз.

http://maydan.tatar/suda-bata-bashlasan-nishlerge/

 

Суда бата башласаң, нишләргә?
Суда бата башласаң, нишләргә?
Автор:
Читайте нас: