Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 июль 2021, 09:54

Водительләр өчен шәп яңалык!

Путин автомобильләргә мәҗбүри техосмотр үткәрүне гамәлдән чыгарды. Хәзер автомобиль хуҗалары ОСАГО сатып алыр алдыннан транспорт чараларына техник тикшерү үткәрергә тиеш түгел. 

Ил Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйган. Нәтиҗәдә ОСАГО полисын алу өчен машина йөртүчегә диагностика картасы ясатырга һәм техник тикшерү узуны дәлилләргә кирәкми. Закон 22 августтан үз көченә керә.

Экспертлар билгеләп үтүенчә, закон берьюлы берничә проблеманы хәл итәчәк. Диагностика картасын алуда законсыз бизнес барлыкка килде. Тагын бер проблема - закон таләпләренә җавап бирерлек техник хезмәт күрсәтү станцияләре аз, шуның аркасында кешеләр диагностика карталарын сатып алырга мәҗбүр була.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Voditell-r-chen-sh-p-ya-alik-847720/

Фото: https://autopeople.ru

 

 

Водительләр өчен шәп яңалык!
Водительләр өчен шәп яңалык!
Читайте нас: