Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 июль 2021, 11:50

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 620 кешегә җиткән

Башкортстанда 5 июльдә 11 сәгатькә COVID-19дан вафат булучылар саны 5кә артты һәм 620 кеше тәшкил итте. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 620 кешегә җиткән
Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 620 кешегә җиткән

Тәүлек эчендә 178 яңа зарарлану очрагы ачыкланган. Төбәктә барлыгы 42 мең 168 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта пандемия башланганнан бирле сәламәтләнүчеләр саны 39 мең 228 кешегә җиткән. Узган тәүлектә 24 пациент сәламәт дип танылган.

Башкортстанда халыкны вакциналаштыру кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытта республикада 387 мең 121 кеше прививка ясаткан, соңгы 24 сәгать эчендә 4 мең 891 граждан вакцинаның икенче компонентын алган.

https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/57751-v-bashkirii-kolichestvo-pogibshih-ot-koronavirusa-dostiglo-620-chelovek

 

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 620 кешегә җиткән
Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 620 кешегә җиткән
Читайте нас: