Якты юлдан
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
1 июль 2021, 09:16

Районда профилактик рейдлар уза

Районда профилактик рейдлар көн саен үткәрелә.

Районда профилактик рейдлар уза
Районда профилактик рейдлар уза
Районда профилактик рейдлар уза
Районда профилактик рейдлар уза

Хакимият башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Айрат Моратшин, инвестицияләр, икътисад hәм эшкуарлык бүлеге башлыгы Елена Захарова, инвестицияләр, икътисад һәм эшкуарлык бүлеге баш белгече Ирина Данилова, полиция участок уполномоченныйлары бүлеге башлыгы, полиция өлкeн лейтенанты Леонид Евдокимов рейд чаралары барышында «У Елены» кафе-ашханәсендә һәм «Тэра» азык-тoлек гипермаркетында, парикмахерский heм тырнак сервис салоннарында булды. Рейд барышында беркетмәләр төзелмәгән, чөнки тикшерелгән объектларда битлек режимы үтәлә.

Рейдта катнашучыларның сүзләренә караганда, аларның максаты вазифалы затларны җәзага тарту түгел, ә 2021 елның 5 июленнән гамәлдә булачак Башкортстан Республикасы Башлыгы указына үзгәрешләр кертү турында кисәтү һәм хәбәр итү: республика халкына һәм кунакларына (18 яшькә кадәрге гражданнардан тыш) Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы карамагындагы эшчәнлек өлкәләре оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү түбәндәге документларның берсе булганда мөмкин:

- вакцинация узу турында белешмә (сертификат) алу, шул исәптән COVID-19га каршы вакцинаның беренче компонентын алу турында;

- COVID-19га каршы прививкалар булу турында белешмә;

- ПЦР методы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәләре турында белешмә.

Әлеге таләп җәмәгать туклануы предприятиеләренә (50 һәм аннан да күбрeк утырту урыны булганда), матурлык салоннарына, косметика, СПА-салоннарга, массаж салоннарына, солярийларга, мунча һәм сауна, физкультура-савыктыру комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга, санаторий-курорт оешмаларына, студентлар тулай торакларына кагыла.

— Без нәкъ менә халык арасында авырулар санын киметүгә ярдәм итәрлек чаралар уздырабыз, — дип аңлатма бирде Айрат Моратшин. — Профилактик әңгәмәләр hһә санитар нормаларга битараф булган затлар өчен административ җаваплылык каралган. Вазифалы затлар өчен штраф каралган.

Карина ПАВЛОВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: