Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 июнь 2021, 09:53

Стопкоронавирус.рф сайтын мошенниклар кабатлый башлады

Стопкоронавирус.рф Россиядә яшәүчеләргә илдә Covid-19 таралу турында хәбәр итә.

Стопкоронавирус.рф сайтын мошенниклар кабатлый башлады
Стопкоронавирус.рф сайтын мошенниклар кабатлый башлады

«Игезәк-сайтлар рәсми порталның символикасын һәм айдентикасын куллана, шуңа күрә аларны «оригинал» дип җиңел кабул итәргә мөмкин. Мондый мәйданчыкларда, аерым алганда, кулланучылар сорауларына җаваплар, шулай ук инфекция таралу турында төбәк статистикасы бастырыла. Әлеге мәгълүмат тикшерелмәгән һәм дөреслеккә туры килми», — диделәр портал администрациясендә.

 Порталны эшләүче «Илкүләм приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешма мошенниклык сайтларына Роскомнадзорга мөрәҗәгать бирәчәк, дип ышандырды. Шулай ук коммерцияле булмаган автоном оешма халыкны бик игътибарлы булырга һәм тикшерелгән чыганаклардагы мәгълүматларга гына ышанырга чакыра.

https://tatar-inform.tatar/news/society/28-06-2021/stopkoronavirus-rf-saytyn-moshenniklar-kabatlyy-bashlady-5828392

Фото: https://salsk61yszn.ru

 

 

Стопкоронавирус.рф сайтын мошенниклар кабатлый башлады
Стопкоронавирус.рф сайтын мошенниклар кабатлый башлады
Читайте нас: