Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 июнь 2021, 15:37

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 133 кешегә арткан

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген, 28 июньдә, төбәктә коронавирус белән авыручылар һәм үлүчеләр саны буенча соңгы мәгълүматларны хәбәр итте. Ведомство мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә 133 COVID-19 инфекция очрагы теркәлгән. Пандемия чорында барлыгы 41 053 авыру теркәлгән.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 133 кешегә арткан
Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 133 кешегә арткан

Республика стационарларында 223 кеше, шуларның 21е - авыр хәлдә, 4се - ИВЛда. Амбулаториядә 1683 кеше дәвалана.

Министрлыкта шулай ук соңгы 24 сәгать эчендә дүрт үлем очрагы теркәлгән, барлыгы 589 кеше вафат булган. Тәүлек эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны -119. Пневмония белән пациентларның саны - 94. Барлыгы 3 236 583 тикшерү үткәрелгән. Тәүлек эчендә – 2 759 тикшерү.

Узган ял көннәрендә республикага «Спутник V»ның 90 300 доза вакцинасы килде, алар барлык медицина оешмаларына таратылды. Ведомство мәгълүматларына караганда, якындагы атнада тагын бер партия - 100 меңнән артык доза күләмендә вакцина кайтару көтелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген, 28 июньдә, Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә белдергәнчә, әлегә төбәк барлык гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертүгә мохтаҗ түгел.

https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/57487-v-bashkirii-snova-vyroslo-sutochnoe-kolichestvo-zabolevshih-koronavirusom-do-133-chelovek

 

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 133 кешегә арткан
Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 133 кешегә арткан
Читайте нас: