Якты юлдан
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 июнь 2021, 13:48

Башкортстанда 122 яңа COVID-19 белән зарарлану һәм дүрт үлем очрагы теркәлгән

Башкортстанда 25 июньдә 11 сәгатькә COVID-19 авыруын йоктыручыларның тәүлеклек артуы 122 пациент тәшкил итте. Республикада коронавирус инфекциясенең 40 666 очрагы теркәлгән. Хәл турында актуаль мәгълүматлар белән БР Сәламәтлек саклау министрлыгында уртаклаштылар.

Башкортстанда 122 яңа COVID-19 белән зарарлану һәм дүрт үлем очрагы теркәлгән
Башкортстанда 122 яңа COVID-19 белән зарарлану һәм дүрт үлем очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә вафат булучылар саны дүрткә артты һәм 578 кеше тәшкил итте. Шул ук вакыт эчендә 84 граждан терелгән. Төбәктә сәламәтләнүчеләрнең гомуми саны 38 мең 389 кешегә җиткән.

Урындагы халыкны вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытта Башкортстанның 361 507 кешесе ковидтан прививка ясаткан. Тәүлек эчендә 4 709 граждан вакцинаның икенче компонентын алган.

https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/57390-v-bashkirii-zaregistrirovano-122-novyh-zarazheniya-covid-19-i-chetyre-letalnyh-ishoda

Фото: https://berdsk-online.ru

 

Башкортстанда 122 яңа COVID-19 белән зарарлану һәм дүрт үлем очрагы теркәлгән
Башкортстанда 122 яңа COVID-19 белән зарарлану һәм дүрт үлем очрагы теркәлгән
Читайте нас: