Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
24 июнь 2021, 09:51

"Хәзер күбесе җитәкчене тәнкыйтьли"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, ил буенча тулаем эпидемиологик ситуация начараю фонында, республикада коронавирус таралуны булдырмас өчен, төбәктә "ковидка каршы" чикләүләр кертү турында карар кабул итте.

"Хәзер күбесе җитәкчене тәнкыйтьли"
"Хәзер күбесе җитәкчене тәнкыйтьли"

Профессор, медицина фәннәре докторы, Русия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты, Башкортстан Фәннәр Академиясе академигы, Петровский Фәннәр академиясе академигы Вил Тимербулатов үз фикерен җиткерде.

"Әлбәттә, хәзер күпләр башлыкны тәнкыйтьли. Кертелгән профилактик чаралар күпләргә ошамый. Әмма, минемчә, башлык бу ситуациядә кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау, уртак байлык мәсьәләсенә зур җаваплылык белән  карый. Шул ук вакытта Хәбиров сәясәтенең мәгънәсе дә шунда, ул үз гамәлләре белән һәрчак алданрак бара. Кабул ителгән карарлар белән төбәк хәтта Мәскәүне узды, бездән соң башкала шундый ук чаралар кертте һәм хәтта алга таба да, мәҗбүри вакцинациягә барырга мәҗбүр булды. Мәскәүдә дә, күргәнебезчә, хәзер коронавирус авыруларына каршы кискен вәзгыять урнашты, ковид-госпитальләр шыгрым тулы һәм яңа койкалар куела. Мондый кризиска юл куймас өчен, бу очракта республикада коронавирус буенча чикләүләр белән Радий Хәбиров алдан ук инфекциянең алга таба таралу мөмкинлегенә «киртә» куя", - дип ассызыклады академик.

«Башинформ»МА

 

"Хәзер күбесе җитәкчене тәнкыйтьли"
"Хәзер күбесе җитәкчене тәнкыйтьли"
Читайте нас: