Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
13 Май 2019, 14:05

Калдыклар белән эш итү реформасы ничек бара?

Чүп һәм чүплекләр реформасын үткәрүче Русия экология операторы (РЭО) беренче чиратта ил субъектларында чүп-чар белән эш итү схемасын өйрәнәчәк. Реформа барышын Русия Генеральный прокуроры Юрий Чайка тәнкыйтьләде.

7 майда Екатеринбургта узган киңәшмә барышында Русия Генеральный прокуроры кайбер төбәкләрдә калдыклар белән эш итүнең билгеләнгән һәм финансланмаган төбәк программаларын, территориаль схемаларда хаталар, сортларга аеру, зарарсызландыру һәм күмү буенча җитәрлек мөмкинлекләр булмавы турында әйтте.

Юрий Чайка, шулай ук, аерым муниципалитетлар коммуналь калдыкларны җыю өчен мәйданчыклар оештырмаган һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү белән шөгыльләнмәгән, ә урындагы власть төбәк операторларын сайлаганда законнарны бозган, дип билгеләп үтте. Төбәк операторларының бер өлеше чүпне вакытында чыгармаган, ә предприятиеләр аның белән эш итү буенча күмү технологиясен бозган.

Әлеге төбәкләргә Якутия, Башкортстан, Хакасия, Мордовия, Алтай һәм Красноярск крае, Ульяновск, Чиләбе, Томск, Түбән Новгород, Самара, Амур, Иркутск, Кемерово, Саратов һәм башка төбәкләр керә.

РЭО төбәк властьларына һәм төбәк операторларына ярдәм күрсәтәчәк, проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итәчәк. РЭОның генеральный директоры Денис Буцаев сүзләренә караганда, компаниянең бурычы чүп-чар белән эш итү схемасына ревизия үткәрү нәтиҗәләре буенча төбәкләргә калдыкларны үтилләштерү һәм сортларга аеруның оптималь схемасын төзүдә, логистика проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүдән гыйбарәт.

“Инвесторлар өчен без проектларны финанслауда катнашу программаларын эшлибез, шуларның беренчесе быел ук старт ала. Компаниянең стратегик максатларының берсе -- коммуналь калдыклар белән эш итү системасында катнашучы инфраструктураның барлык объектларын чагылдыручы ил өчен бердәм федераль территориаль схеманы булдыру”, - дип Денис Буцаев.

РЭО Русия төбәкләрендә 1 ноябрьгә кадәр коммуналь калдыклар белән эш итүнең барлык схемаларына ревизия үткәрәчәк. Ә 2020 елның 31 декабренә көнкүреш калдыклары белән эш итүнең бердәм федераль схемасы төзелергә тиеш. Бу - “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы” федераль проектының максатлы күрсәткечләренең берсе.

Мәгълүм булуынча, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйган иде. Мөһим документ социаль-икътисади юнәлешкә ия һәм Русия халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, фәнни-технологик үсештә алга китүне максат итеп куя.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Читайте нас: