Ксения һәм Екатерина Доренколар фикеренчә, әтиләрен агулап үтергән булулары мөмкин. Шуңа күрә алар тагын бер тапкыр суд-медицина тикшерүе үткрәрүне таләп итә. Шул сәбәпле, аның хәзерге гаиләсе мәетне моргтан алалмый.
Мәскәү шәһәренең Суд-медицина экспертизасы җитәкчесе Сергей Шигеев әйтүенә караганда, тәүге тикшерү аның йөрәк тамыры шартлау нәтиҗәседә җан биргәнен күрсәткән.
Журналистның кызлары химик тикшерү нәтиҗәсен көтә. Алар 3 атнадан гына булырга мөмкин.
Бүген танылган журналист белән хушлашу чаралары булачак, әмма аны җирләү кичектерелеп торачак, дип хәбәр итә "Говорит Москва" радиостанциясе.