Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
10 Май 2019, 12:42

Су керергә ашыкмагыз! Батып үләргә дә...

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенннән хәбәр итүләренчә, Уфа районының "Лукоморье" ял итү паркында ир кеше батып үлгән. Моның сәбәпләре ачыклана.

Гафури районында 2012 һәм 2016 елгы апалы-сеңелле ике баланы суга батканда коткарып калганнар. Алар уйнап йөргән урында өлкәннәр булмаса, бүген нинди кайгыда булачагыбызны күз алдына китерү дә читен.

Шул ук вакытта олы хәсрәттән сакланып калу юллары барыбыга да мәгълүм - балаларны берүзләрен суга якын җибәрмәгез, таныш түгел урыннарда чумып су кермәгез, елга судноларына якын йөзмәгез.


Тагын! Кызмача баш белән суга якын бармагыз инде...


Бердәм ашыгыч ярдәм хезмәте телефоны - 112.


Читайте нас: