Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
7 Май 2019, 17:09

Кунаккол Мәдәният йорты тирә-ягында өмә үткәрделәр

Кар эрегәч, күңелгә ятышсыз күренеш барлыкка килә. Шуңа күрә бөтен җирне чистарту өчен өмә үткәрергә кирәк.

Бу көнне чүп-чар җыештыралар, агач утырталар, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрәләр. Өмәне үткәрү-корпоратив рухны күтәрү, коллективны берләштерү, психологик климатны яхшырту өчен менә дигән ысул. Ул формаль булмаган аралашу һәм хезмәттәшлек өчен шартлар тудыра, бер-береңне яхшырак белергә мөмкинлек бирә. Чөнки күптән билгеле булганча, уртак хезмәт кебек бер нәрсә дә кешеләрне берләштерә алмый.


Кунаккол авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре үз территориясен төзекләндерде. Быел өмәдә Римма һәм Гүзәл Галәветдиновлар, Нәфисә һәм Тәнзилә Биктимеровлар катнашты. Аларга мәктәп укучылары ярдәм итте. Алар клуб территориясен һәм обелиск тирәсен җыештырды, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск тирәсен, клуб территориясен узган елгы яфрак, коры үлән, көнкүреш чүп-чарларыннан җыештырдылар.

Хәзер Мәдәният йорты һәм обелиск тирәсендә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, чөнки бу авылның үзәге генә түгел, аның йөзе дә бит.


Илшат Хәйретдинов.


Фото ВКонтакте сәхифәсеннән.
Читайте нас: