Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
6 Май 2019, 16:08

Башкортстанда Халыкара гаилә көнендә кыска эш көне булачак

Әлеге чара гаиләле затларга эш көнен бер сәгатькә кыскартуны күздә тота.

Башкортстанда 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көнендә кыска эш көне булачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.


Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәре буенча, әлеге чара гаиләле затларга эш көнен бер сәгатькә кыскартуны күздә тота.


Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ленара Иванова үткән ел мондый акцияне уткәрү уңышлы булуын әйтте.


Аның сүзләренә караганда, Гаилә елында әлеге акциядә республиканың 767 оешмасы катнашкан. Оешма җитәкчеләре Халыкара гаилә көнендә 24 955тән артык гаиләле хезмәткәрен эштән бер сәгатькә алдан җибәргән.

Читайте нас: