Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 апрель 2019, 16:49

Ут белән шаярмагыз!

Агымдагы елның I кварталы йомгаклары буенча Башкортстанда янгыннар саны, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 73 процентка арткан, дип хәбәр итте бүген республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров.

Янгыннарда һәлак булучылар саны 18 процентка арткан. Яңа кагыйдәләр нигезендә хуҗасыз биналар, транспорт, коры үлән, чүп-чар януы да исәпкә алыначак.


- Бу - начар күрсәткечләр, нәтиҗәләр ясарга кирәк. Бәйрәмнәрдән соң җыелырга һәм бу хәлне үзгәртү өчен нәрсә эшли алачагыбыз турында уйларга тәкъдим итәм, - диде Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.


Янгыннарның төп сәбәпләре элеккечә кала: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын, мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.


Фәрит Гомәров 30 апрельдән 13 майга кадәр Башкортстанда янгынга каршы махсус режим кертелә, - дип әйтте.

Читайте нас: