Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 апрель 2019, 12:25

Күңелле коридор

Район үзәк больницасында күңелсез бер төсле стеналардан арындылар

Больница — балалар һәм ата-аналар өчен дә иң күңелле урын түгел. Процедуралар, стресслар, билгесезлек, таныш түгел кешеләр, коридорларның hәм палаталарның моңсу стеналары... Һәм әгәр авыруны бетереп булмаса, больница эчен матуррак ясарга мөмкин. Хәзер балаларның врач янына керүе күпкә тыныч булачак. Биредә яңартылган интерьер ярдәм итәчәк, ул кечкенә килүчеләрне сөендерәчәк.

— Күңелсез бер тондагы стеналардан арынырга hәм балалар өчен әкият сюжетлары белән тулган якты, шатлыклы дөнья ясарга булдык. Кабул итүне көтү тагын да уңайлырак булсын. Алар биредә рәсем ясарга, мультфильмнар карый ала. Бу балаларның сәламәтләнүенә ярдәм итәр hәм врачлар hәм бөтен медицина персоналының көннәрен якты мизгелләр белән тулыландырыр, дип өметләнәбез, — дип аңлатма бирде үзәк район больницасының баш табибы Андриян Павлов.

Ике рәссам ике атна дәвамында үзәк район больницасы поликлиникасының стеналарын әкият иленә әйләндерде. Стеналардан безгә яраткан мультфильм геройлары карап тора. Кергән урында кечкенә пациентларны «Смешариклар» геройлары каршы ала, көтү зонасында — игелекле Айболит, «Маша hәм Аю» мультфильмыннан шаян Маша, «Винни Пух»тан чын дуслар өчлеге, Лунтик, бал корты Майя hәм башка геройлар. Балалар өчен салават күпере астында иҗат итү зонасын тәртипкә китерделәр, монда кирәкле канцелярия кирәк-яраклары белән балалар өстәле белән урындыклар, рәсем ясау өчен такта куелган. Ә телевизорда — «Карусель» балалар телеканалы.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: