– Бу спецовкаларны куллану срогы да бар. Шунысын билгеләп үтәм, әлеге эш киеме хезмәткәрнең үзенеке булып саналмый, ул предприятиенең матди чарасы исәпләнә. Кайда эшләүләренә карап бу киемнәрне атнага бер юарга тиешләр. Юуны оешма оештыра. Ертыла икән, я алыштыралар яисә тегеп бирәләр. Күбесе башта без үзебез юабыз бит, дип аптырый иде. Аңлаткач, исләре китте, – дип аңлатты ТР дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы-баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов.