Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 апрель 2019, 17:31

Дәүләт Думасы депутаты кышкы чорда эш атнасын кыскартырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов кышкы чорда эш атнасын кыскартырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әйтик, кешеләр бер сәгатькә азрак эшләсен өчен, кышкы чорда, караңгы вакытта эш атнасын киметергә мөмкин», - дигән ул.


Парламентарий үзенең инициативасын кышын кешеләрдә «депрессия күзәтелүе, файдалы эш коэффициенты 0 процент булуы» белән нигезләгән. Аның тәкъдиме гамәлгә ашырылган очракта, файдалы эш коэффициенты 100 процентка җитәчәк, ди Милонов.


Әлеге инициатива хакында һөнәри бергәлек вәкилләре катнашында фикер алышырга кирәк, дип искәртте депутат.

Читайте нас: