Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 апрель 2019, 14:10

Башкортстан чит илдә танылу буенча 3нче урынны били

Башкортстан энергетика, хоккей һәм футболның югары күрсәткечләре нәтиҗәсендә чит илләрдә иң танылган төбәкләрнең берсе дип билгеләнде. 2018 елда "Смыслография" аналитик агентлыгы һәм "Dow Jones" компаниясе тарафынаннан үткәрелгән рейтинг тикшерүләре моны дәлилли.

Башкортстан рейтингта өченче урында тора, балл буенча Краснодар крае белән бер позицияне бүлешә ул. Шул ук вакытта республика үзенең алдагы күрсәткечен 11 пунктка яхшыртты — 2017 ел рейтингында ул 14нче урында иде.


Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2018 елда Башкортстан өчен баш бизнес-ньюсмейкер булып "Башнефть" компаниясе торган. Чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары, шулай ук "Fortum" фин компаниясе республикада кояш батареяләрен һәм җил генераторларын урнаштыру проектына да игътибар иткән. Рейтингта югары баскычны биләүгә "Салават Юлаев" хоккей клубы яңалыклары, шулай ук Русия Премьер-лигасының футбол вакыйгалары һәм Европа лигасы матчлары, бигрәк тә "Уфа" — "Глазго Рейнджерс" матчы булышлык иткән.

Читайте нас: