Мөфтият карарына ярашлы, Башкортстанда быел аз тәэмин ителгән мөселманнар өчен фытыр сәдакасы — гаиләнең һәр әгъзасы арасыннан 50шәр сум. Урта хәлле диндарлар өчен — һәр кешедән 150шәр сум. Хәллеләргә – 300шәр сум. Сәламәтлек мөмкинлекләре буенча ураза тота алмаган мөселманнарга фидия сәдакасының күләме уразаны калдырган һәр көн өчен 180 сум тәшкил итә (бер айга 5 220 сум).
Башкортстан мөселманнарының Диния нәзаратында зәкәтнең, фытыр, фидия сәдакаларының 2018 елдагы бертигез калуын билгеләделәр.