Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 апрель 2019, 11:38

Җиңү паркы җыештырылды

Бишбүләк авылында Җиңү паркын төзекләндерү өмәсендә укучылар hәм педагоглар эшләде

Бишбүләк авылының 2 санлы мәктәбеннән педагогик хезмәткәрләр hәм мәктәп укучылары Җиңү паркы территориясен чүп-чардан hәм узган елгы яфраклардан чистарту буенча беренче язгы өмә үткәрде. Тырма, носилка, чүп-чар капчыклары алып, бирегә җитәкчеләре белән 5 — 8 сыйныфларның 185 укучысы чыккан. Паркка керү юлында алдан ук чүп-чар төяү өчен трактор арбасы куелган. Өмәдән соң парк үзгәрде, әйтерсең, яңа җирне тишеп чыккан яшел үлән hәм каен hәм чыршыларның бүртә башлаган бөреләре белән җанланды.

Владимир СМОЛОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: