Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 апрель 2019, 11:47

Басуда беренче агрегатлар

Яз ашыктыра! Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре көннән-көн киңәя бара. 23 апрельгә дым каплату авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 21,35 мең гектар (66,7%) җирдә башкарылган.

Дым каплатуга беренчеләрдән булып районның көньяк өлешендә урнашкан хуҗалыклары — Т.М. Минәхмәтов хуҗалыгында, «Марс» кооперативында, «Дим» hәм «Шатлык» җәмгыятьләре чыкты.

Дым каплаудан тыш, хуҗалыкларның күп өлеше язгы кыр эшләренең башка төп төрләренә дә кереште. Көзге культураларны тукландыру hәм тырмалау 5,2 мең гектар мәйданда (38,5%), 6,7 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау (100%), 2,4 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыру (100%) уздырылды.

«Бишбүләк мәгълyмат-консультация үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе.
Читайте нас: