Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 апрель 2019, 15:40

Бәраәт кичәсен ничек уздырырга?

Рамазан аена ике атна калуга карамастан, һәрбер мөэмин-мөселман рамазан-шәриф ае җитүен күңеле белән алдан сизә. Һәр көн саен рамазанга якынлашу вакыты кимеп бара, ә бүгенге төннән соң рамазан аеның тәме үзен тагын да ныграк сиздерәчәк һәм тәкъвалыкка ия кардәшләребезнең дулкынлануларының тагын да көчәеп китәчәк.

Бәраәт – рамазан якынлашуы хакында хәбәр бирүче, ислам календаренда иң мөбарәк кичәләрнең берсе, ул Шәгъбан аеның унбишенә каршы төнгә туры килә (2019 елның 20 апреленә каршы төн).


«Бәраәт» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «бурычтан вә җәзадан котылу», «пакьләнү» дигәнне аңлата. Рәхимле һәм Юмарт Раббыбыз әлеге бөек һәм бәһасез төнне мөэминнәр рамазан-шәриф аена әзерләнә башласыннар: гыйбадәт кылырга омтылсыннар, тәүбә кылсыннар, зикерләр әйтсеннәр, Аның рәхмәтенә ирешүне һәм гафу итүен сорасыннар өчен биргән. Шуннан соң Ул безне тулы бер изге ай белән бүләкли, бу айда Аллаһының ризалыгына ирешү өчен хисапсыз дәрәҗәдә мөмкинлекләр бирелә. Һәм бу айның исеме – рамазан.

Читайте нас: