Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
16 апрель 2019, 14:06

Янгын хәвефе янаучы чор башланды

Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә шул чорга әзерлек барышы тикшерелде.

15 апрельдән республикада янгын хәвефе янаучы чор башланды.


Кичә Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә шул чорга әзерлек барышы тикшерелде. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов белдерүенчә, быел урманда беренче тапкыр янгын 13 апрельдә Зилаер районында чыккан. 4,8 гектар мәйданда барган ут-ялкын көнендә сүндерелгән. Шулай ук, март аеннан коры үлән янып китүнең 397 очрагы теркәлгән.


Янгын хәвефе арту сәбәпле, республика Хөкүмәтенә янгынга каршы режим буенча норматив-хокукый акт проекты кертелгән. 143 торак пункт, 44 — җәйге ял объекты, урман белән чиктәш 70 икътисад объекты исәпкә куелган.


Гадәттән тыш хәлләргә каршы тору өчен көчләр һәм чаралар билгеләнгән, космик мониторинг оештырылган. Шулай ук, янгынны һәм бу хәлгә гаеплеләрне вакытында ачыклау өчен 899 ведомствоара мобиль төркем булдырылган. 627 патруль маршруты билгеләнгән.


Марат Латыйпов сүзләренә караганда, республикада янгын хәвефе янаучы чорга әзерлек эшләре тулысынча башкарылган.

Читайте нас: