Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 апрель 2019, 11:31

Хыялны тормышка ашырырга сертификат ярдәм итәчәк

Авыл җирендә яшәргә hәм эшләргә теләгән ун гаилә торак төзелешенә социаль түләү алды

Күп гаиләләр өчен үз торагын сатып алу актуаль проблема булып тора. Хыялны тормышка ашырырга hәм торак мәсьәләсен хәл итәргә «Башкортстан Республикасы авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы кысаларында дәүләт ярдәм итә. Быел Бишбүләк, Ает, Каныкай, Усак-Кичү, Барыштан ун гаилә авыл җирлегендә торак төзү өчен социаль түләү турында таныклык алды. Аны алучылар арасында укытучылар, врачлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, гомумән, авыл җирлегендә яшәргә hәм эшләргә теләгән барлык кеше бар.

Гаиләләр кадерле документны республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада алды. Таныклыкларны алучылар рәсми кәгазьләргә кул куярга район хакимиятенә икенче көнне килде.

— Район хакимияте, районның торак комиссиясе hәм шәхсән үз исемемнән искиткеч вакыйга белән котлыйм. Күп нәрсә артта калды, әмма алда әле шактый мәшәкать бар. Кем әле генә төзи башлаган, сезгә йортыгызны җиңел төзергә телим. Кем инде төзеп бетереп килә, тизрәк тәмамлап, балаларыгызны уңайлы йортларда тәрбияләвегезне телим, — дип теләде район хакимияте башлыгының төзелеш hәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Артур Галиев.

Төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгече Айгөл Нуриева таныклыкларны тормышка ашыру тәртибе турында сөйләде.

Евгений белән Татьяна Юлкиннарның гаиләсе — Бишбүләк авылында шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләү алучыларның берсе. Алар район үзәк больницасында эшли, ике бала тәрбияли. Яшь гаилә кадерле документны биш ел көткән. Әлеге вакыйгага Юлкиннар төзелеш өчен җир участогы әзерләгән, нигез салган, төзелеш материалларын саклау өчен гараж төзегән.

— Мансарда түбәле йорт төзергә телибез. Башта борыстан теләгән идек, газобетон, пенобетон вариантларын карадык, тик соңыннан йортны керамзит блокларындан күтәрергe булдык. Аның җылылык изоляциясе сыйфатлары яхшы, — ди гаилә башлыгы Евгений Валентинович.

Булачак йортның нигезе Герой Андреев урамында Варфоломеевларның гаиләсендә дә әзер. Әлегe яшьләр ике бала белән Кандракүл авылында яши.

— Узган ел ирем, әти hәм абый нигез салган иде. Йорт проектын үзләре уйлап тапты, бер катлы, унга сигез метр зурлыкта булачак, — ди Марина Варфоломеева.

Документларга кул куйгач, таныклыкларның бәхетле хуҗалары якындагы банкка счет ачарга ашыкты, алдагы процедура шундый.

Төгәл бер елдан Варфоломеевлар, Әхмәтшиннар, Вәлиевлар, Солтановлар, Юлкиннар, Сергеевлар, Әхмәдиевлар — Сергеевлар, Кусабкуловлар, Шәрәфуллиннар, Албогачиевларның гаиләсе өй туен үз йортларында үткәрергә тиеш.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Айгөл НУРИЕВА фотосы.
Читайте нас: