Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 апрель 2019, 11:55

«Халык файдасына бергәләп эшләячәкбез»

— дип нәтиҗә ясады «Башкортстан руслары Соборы» төбәк иҗтимагый оешманың урындагы бүлекчә конференциясендә катнашучылар

Район хакимиятенең утырышлар залында руслар Соборы конференциясенә авыл биләмәләреннән 24 делегат, рус теле hәм әдәбияты укытучылары, районның авыл биләмәләре башлыклары, чакырылган кунаклар җыелды.

— 25 апрельдә Уфада үткәрү планлаштырыла торган «Башкортстан руслары Соборы»ның V съездына әзерлек эшләре алып барыла, — дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин. — Съезд карарлары рус этносы өчен генә түгел, республикада яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен дә әhәмиятле булачак. Районда 20гә якын милләт дус hәм тату яши. Без халыкларның мәдәниятен, аларның гореф-гадәтләрен белергә, өйрәнергә hәм үстерергә тиеш.

Руслар Соборының урындагы башкарма комитеты рәисе Александр Женжуров башкарылган эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

— Мәктәпләрдә рус телен hәм әдәбиятын өйрәнүгә аерым игътибар бирелә, укучыларыбызның республика hәм Бөтенрусия күләмендәге төрле конкурсларда hәм олимпиадаларда ирешкән уңышлары hәм җиңүләре белән горурланырга сәбәп бар. 20дән артык үзешчән коллектив рус халкының мәдәниятен hәм традицияләрен актив үстерә. Бу планда китапханә хезмәткәрләре зур эш башкара. Соңгы вакытта гыйбадәтханәләрне торгызуга зур игътибар бирелә. Шуның белән бергә, авылның төп проблемасы булып туучылар саны кимү hәм теге яки бу өлкәдә белгечләр җитмәве кала бирә, — дип билгеләп үтте ул.

Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Инна Данилова үз чыгышында район мәктәпләрендә рус телен hәм әдәбиятын өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлек мәсьәләләренә кагылды. Бишбүләк авылының 1 санлы урта мәктәбе директоры Олеся Идрисова мәктәптә рус телен hәм әдәбиятын укыту концепциясе ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде, уңай динамиканы раслаучы статистик мәгълүматлар китерде. Мәдәният комитеты рәисе Елена Арефьева билгеләп үткәнчә, рус халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу hәм үстерүдә мәдәни-ял итү учреждениеләренә зур роль бирелә. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр hәм музей хезмәткәрләре системалы максатчан эш алып бара, грант проектларында катнаша. Шул ук вакытта мәдәният өлкәсендә төп проблема булып районда рус фольклоры өлкәсендә белгеч булмавы кала.

— Компьютерлар, смартфоннар hәм гаджетлар заманында безнең балалар чынбарлыкта яшәргә оныта, — дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга Бишбүләк авылының Изге Троица гыйбадәтханәсе башлыгы Кирилл атакай. — Районыбызның киләчәге нинди булуга без җаваплы. Шуңа күрә балаларга дин турында сөйләргә өндим. Eхлакый өлеш hәм кешенең шәхесе тәҗрибә, белем hәм иман булганда формалаша. Нәкъ менә әхлак кешене кеше итә.

Рус Соборының урындагы бүлекчәсе конференция нәтиҗәләре буенча алга таба эшләү өчен резолюция кабул итте. «Башкортстан руслары Соборы»ның V съездына делегат итеп рус Соборының урындагы башкарма комитеты рәисе Александр Женжуров сайланды. Чара рус теле hәм әдәбияты буенча конкурсларда hәм олимпиадаларда җиңүчеләрне hәм аларның җитәкчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Ирина ФОМИНА.

Олег ЛЕОНТЬЕВ фотосы.
Читайте нас: