– Менә мин чагыштырып күрсәтәм, – ди ул. – 2000-2004 елларда 10 тонна ашлыкка 10 тонна ягулык ала идек. Сөткә дә шулай ук.
Бер литр сөткә икешәр литр солярка алган чорлар булган бит.
Бүген дә фермерлар шуны әйтә: сөт бәясе белән солярка бәясен, икмәк хакын тигезлиләр икән, барысы да яхшы барачак.
Алдагы елларның берсендә ни булды?
Ягулык хакы 40 сумга менеп җитте, ә ашлык бәясе 4 сум иде. Аерма 10 тапкыр!
Бүген сөт 23 сум тора, солярка – 42, үзегез күрәсез.