Республикада көннәрнең коры торуына бәйле үлән яну очраклары күбәйгән. Коры үлән януның 107 очрагы теркәлгән. Янгынның гомуми мәйданы 130,97 гектар тәшкил иткән. Бу фактлар буенча административ хокук бозулар турында 31 беркетмә төзелгән, шуларның 19 ы — гражданнарга, 12 се — вазифалы кешеләргә. 11 очрак буенча административ хокук бозу һәм административ тикшерү турында җинаять эше кузгату турында карар чыгарылган.