Министрлыкта республика районнарының административ үзәкләре янында гомуми мәйданы 400 гектардан артык 120 урман участогы сайлап алынган. Бер миллион 600 меңнән артык үсенте утырту күзаллана. Бүген барлыгы 7 мең гектардан артык мәйданда яшь агачлар утыртыла.