Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
10 апрель 2019, 12:41

Приморьеда бер якташыбыз һәлак булган

7 апрельдә Приморье краенда 21 яшьлек яугир Валерий Степанов минага эләгеп һәлак булган.

Хәрби хезмәткә ул Дәүләкән районыннан чакырылган булган.

Егетнең әнисе белдерүенчә, соңгы тапкыр ул улы белән 6 апрельдә телефоннан аралашкан. Валерий хезмәттәше Евгений Епифанцев белән полигон сакларга җибәрелүе турында әйткән. Имеш, урындагы халык аннан тимер-томыр урлый. Икенче көнне ул элемтәгә чыкмаган.

Аның хезмәте 55 көннән тәмамланырга тиеш булган.

Валерий гаиләдә бердәнбер малай була, аның әтисе биш ел элек йөрәк өянәгеннән үлгән.

Приморьеда апрельдә хәрбиләр арасында һәлак булучыларның бу инде икенче очрагы. 2 апрельдә Тын океан флотында хезмәт итүче ике егет күнегүләр вакытында атыш утына эләгә. Бер хәрби һәлак була, икенчесе авыр яралана.
Читайте нас: