Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
10 апрель 2019, 15:58

Бәхет өчен күпме акча кирәк?

Лаеклы тормыш көтү өчен кешегә аена ничә сум акча кирәк?

Уртача алганда 66 мең сум икән. Русиялеләр бу сорауга шундый җавап кайтарган.


Әлбәттә, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта ул күбрәк, 100 һәм 91 мең сум. Русия Финанс университеты проректоры белдерүенчә, теләгән хезмәт хакын Питерда, Мәскәүдә һәм Мәскәү яны шәһәрләрендә алалар икән.


Барнаул белән Якутск халкы аздан да канәгать булачак — 55 мең сум, читалылар 50 мең сумга да риза.

Шул ук вакытта, зур шәһәрләрдә яшәүче русиялеләрнең 24 проценты яхшы керем алуга ирешүен әйткән, 48 проценты беркайчан да ирешмәячәген белдергән.


Казанда, Мәскәүдә, Грозныйда, Махачкалада һәм Симферопольдә имин тормышта яшәүчеләр бик күп булуы ачыкланган.

Читайте нас: