Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
8 апрель 2019, 11:47

«Шешә капкачлары ярдәмгә ашыга»

Экологик-хәйрия акциясе барышында җыелган барлык акча республика онкодиспансеры ихтыяҗларына тотылачак

Усак-Кичү урта мәктәбенең элеккеге химия hәм биология укытучысы Светлана Фазуллина бүгенге экологик проблеманың кискен торуын барысыннан да яхшырак белә. БСТ каналында иртәнге «Сәлам» телепрограммасын карау аңа планетабызны чистарак итү теләге уяткан. Ханым «Шешә капкачлары ярдәмгә ашыга» экологик-хәйрия акциясе турындагы сюжетны күргән.

— «Чиста Уфа» экологик иҗтимагый оешмасы булдырган проект тирә-якны чистартуга hәм Республика клиник онкология диспансеры паллиатив бүлегенең каты авыручы пациентларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Җыелган пластик капкачларны тапшырудан кергән акча пациентларны йөртү өчен заманча коляскалар-каталкалар сатып алуга тотылачак, — дип сөйли Светлана Салават кызы. — Безнең көнкүрештә чүп савытына эләгә торган пластик савыт күп. Ә монда алар каты авыручыга ярдәм итә ала. Чөнки игелекле эш гадәти шешә капкачы зурлыгында, кечкенә була ала. Акциянең девизы — «Кечкенә шешә капкачы — зур эш».

Светлана Фазуллина азык-төлек продукты, көнкүреш химиясе, косметик чара hәм башка савыт капкачларын җыя. Ул беренче партиясен март башында Уфага кабул итү пунктына тапшырган инде. Шуннан соң, хәйрия акциясен районда яшәүчеләр арасында тормышка ашыру идеясе туа. Инициативалы ханым эшен үз авылыннан башлый. Светлана Салават кызы ире белән үз йорты янында шешә капкачы җыю өчен контейнер урнаштырган, янәшәдә аңлатмалы мәгълүмат куйган. Теләге булган hәр кеше шешә капкачын шунда сала ала.

Ханым үзенең игелекле ниятләре белән Калинин авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә, Усак-Кичү, Бишбүләк авылының 1 санлы урта мәктәпләрендә, үзәк район больницасында, «Якты юлдан» гәзите редакциясендә булып, шешә капкачларын җыю буенча белешмәлекләр тараткан.

— Больницада hәм мәктәпләрдә бахила сату аппараты янында бахила савытын җыю өчен контейнер кую яхшы булыр иде, — ди ханым. — Капкач җыю өчен савытларны теләсә кайсы оешмада куеп була.

«2», «4», «5» маркировкалы капкачлар эшкәртүгә яраклы. Калганнары — эшкәртелми торган пластик. «2» маркировкасына су, газлы су, квас, сыра, үсемлек мае, сөт hәм сөт эчемлекләреннән (шулай ук тоткалары hәм боҗралары), дой-пак төргәкләреннән: куертылган сөт, кетчуп, майонез, соус, балалар йогурты h.б. пластик шешә капкачлары керә. «4» hәм «5» маркировкаларга туклану продуктлары (балалар пюресы, эремчек сыры, кофе, какао), киндер-сюрприз hәм бахила, көнкүреш химиясе, косметика чаралары, сабын куыгы савытлары карый. «2» маркировканы төсләре буенча сортларга аерырга кирәк. Төп шарт — аларны юарга, наклейкадан hәм вкладкалардан чистартырга кирәк. Оештыручылар бер дөрес булмаган капкач — hәм бөтен партия яраксызга чыга, диләр.

«Якты юлдан» гәзите редакциясе гәзит хезмәткәрләре hәм укучылары өчен җыю пункты оештырып, акциягә кушылды инде.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Светлана ФАЗУЛЛИНА фотосы.
Читайте нас: