Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
8 апрель 2019, 11:51

Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлеге билгеле

Россиядә җитештерү, төзелеш, күчемсез милек һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ зур. Россия Хезмәт министрлыгы вакансияләр базасында бу тармакларда бер миллионга якын ачык вакансия бар, дип әйткән Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе Всеволод Вуколов. Бу турыда ТАСС яза.

Җитештерү предприятиеләрендә бөтен ил буенча 425 мең кеше таләп ителә. Нигездә эшче һөнәрләр белгечләренә ихтыяҗ зур. Шулай итеп 40 мең слесарь, 9 мең эретеп ябыштыручы, 8 мең токарь вакансиясе бар.


Төзелеш тармагында 39 мең монтажлаучы, 19 мең бетончы, 11 балта остасы таләп ителә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә төрле белгечлек буенча 58 мең табиб, шулай ук 31,5 мең шәфкать туташы вакансияләре ачык.


Сәнәгать өлкәсендә югары квалификацияле хезмәткәрләргә, шулай ук корабль капитаны һәм һава судносы командиры булып эшләргә теләүчеләргә югары хезмәт хакы вәгъдә ителә.


Шулай итеп, Приморск краеның балык сәнәгате компаниясенә өлкән механиклар кирәк, аларга 380 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Корабль капитаны һәм һава судносы капитаны 300әр мең сум акча алып эшләргә мөмкин.


Инженер, машинист, бораулау җиһазы остасына да 200 мең сум яки аннан да күбрәк хезмәт хакы вәгъдә ителә. Мисал өчен Красноярск краена бораулау җиһазы белән идарә итүчегә 260 мең сум хезмәт хакы түлиләр.

Читайте нас: