Якты юлдан
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
8 апрель 2019, 12:19

Россиядә автомәктәпләргә карата таләпләр катгыйланды

Россия Дәүләт автоинспекциясе якшәмбедән бөтен ил буенча автомәктәпләрдә контрольне катгыйландыра

Эчке эшләр министрлыгының ике приказы нигезендә мәгариф оешмаларының ЮХИДИ белән төп укыту программаларын килештерүе, шулай ук укыту-матди база таләпләренә туры килү турында бәяләмә алуы таләп ителә.


ЮХИДИ белән килештерелгән машина йөртүчеләрне укыту программалары һәм уку-матди база таләпләренә туры килү турында бәяләмә булу - автомәктәпләр эшендә мәҗбүри шарт. Шул ук вакытта элегрәк килешенгән программалар, боерык үз көченә кергәннән соң, кабат килештерелергә тиеш түгел.
Автомәктәпләргә укыту-матди базага туры килү турында бәяләмәләр ЮХИДИ белгечләре уздырган тикшерүдән соң биреләчәк. Автомәктәпләрнең рәсми сайты булу - бәяләмә алу өчен мәҗбүри шарт. Тикшерү барышында ЮХИДИ хезмәткәре видеога төшерү алып барачак.
Бәяләмәләрнең гамәлдә булу срогы - бирү датасыннан биш ел. Укыту программасын килештергән һәм матди базаның туры килүе турында бәяләмә алган автомәктәпләр турында мәгълүмат Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында урнаштырылачак.
Читайте нас: