Республика Башлыгы вазыйфсын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әйтүенчә, әлеге акциянең мәгънәсе агач утырту гына түгел, ә халыкның игътибарын тирә-юньне, чисталыкны саклауга юнәлтүгә кайтып кала. Анда катнашырга кешеләр күпләп җәлеп ителәчәк, социаль челтәрләрдә фотолар урнаштырылачак.