Волынец ачыклык керткәнчә, аз керемле гаиләләр еш кына авыр тормыш хәлендә кала һәм коммуналь хезмәтләр өчен түли алмый.
Бурычлары җыелу аркасында аларның өйләрендә электр утын өзәләр, газ һәм су белән тәэмин итүне туктаталар, нәтиҗәдә, балаларны әлеге гаиләләрдән алырга туры килә.
Киләчәктә баланың сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаган очракларда гына аны әти-әнисеннән аеру алымы кулланылырга тиеш була. Әлеге пунктны закон нигезендә беркетергә кирәк, дип искәртә мөрәҗәгатьнең авторы.
Бер яктан карасаң, кешелекле тәкъдим. Икенче яктан караганда, ул кешеләр нигә аз тәэмин ителгән соң?