Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
2 апрель 2019, 16:48

“Татарлар элемтәдә!” сәхифәсе эшли

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Татарлар элемтәдә!” дип аталучы сәхифә эшли. Анда дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлардан килгән видеолар урнаштырыла, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

«Әлеге видеоязмаларда үзегез яшәгән төбәк татарлары исеменнән сәламнәрне, бәйрәмнәрдә котлауларны юлларга мөмкин. Яңалыкларыгыз турында да хәбәр итә аласыз.


Моның өчен бары тик телефон камерасына видео төшереп алу гына кирәк. Һәм сездәге яңалыкларны, сезнең сәламнәрне дөнья татарлары ишетәчәк.


Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Татарлар элемтәдә!” сәхифәсен теләсә кайсы вакытта кереп карарга була.


Видеоязмаларны 8-917-264-54-44 телефонына WhatsApp аша җибәрүегезне көтеп калабыз», - дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Читайте нас: