Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
2 апрель 2019, 16:43

Милләтебез үсешнең яңа этабына күчә!

Интернетта татарча подкастлар барлыкка килде, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

"Подкаст" сүзе "Apple" компаниясенең "iPod" дип аталган MP3 уйнаткычларыннан килә. Подкаст технологиясе, кыскача әйткәндә, шуннан гыйбәрәт: MP3 форматында язылган радиотапшырулар интернет аша үзеннән-үзе сезнең кушымтага керә. Сез үзегезгә уңайлы вакытта теләгән тапшыруыгызны тыңлый аласыз. Моның өчен программа һәм MP3 уйнаткыч кына кирәк.


Мондый яңача алымнар кертүнең максаты - татар теле турында мәгълүмат бирү.


Интернетта “Теория” видеостудиясе җитәкчесе Илдар Әюпов тарафыннан эшләнгән татарча подкастлар барлыкка килде. Ул үзенең “Әлбәттә” фәнни-популяр проектының өченче сезоны кысаларында аудио подкастлар сериясен тәкъдим итә.


Милләтебез үсешнең яңа этабына күчә!


“Моңарчы без видеолекцияләр чыгара идек, монысы яңа проект булып тора. Бу подкастлар соңгы вакытта бик популяр була башлады, чөнки аны карыйсы юк, ә тыңларга гына кирәк”, - диде Илдар Әюпов “Татар-информ” хәбәрчесенә.


Илдар Әюпов өченче сезонда татар лингвистикасы курсы буенча подкастларның социаль челтәрдә урнаштырылачагын әйтте. Бу эш КФУ галиме Эльвира Динмөхәммәтова белән берлектә башкарыла.


“Татар теле буенча атна саен бер подкаст чыгарачакбыз. Икенче атнада татар теленең фонетикасы турында подкаст булачак. Максат – кешеләргә татар теле белеме турында мәгълүмат бирү”, - диде ул.

Бүген Илдар Әюпов "Facebook"та ике подкаст урнаштырган. Аның беренчесе “Язык татар” дип атала. Әлеге подкаст татар лингвистикасына багышланган. Икенчесе “Сафари” дип исемләнгән. Анысы балаларны төрле илләр белән таныштыруга бәйле булачак. Аның беренче сериясе Австралиягә багышланган.


“Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект. Аның кысаларында бүгенге күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбият, сәнгать, фольклорга кагылышлы кыска видеолекцияләр тәкъдим ителә.

Читайте нас: