Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
1 апрель 2019, 14:05

Кече ватанын данлаган

Демский авылы урта мәктәбенең тарих укытучысы Владимир Черновның тикшеренү эше югары бәяләнгән

Демский урта мәктәбенең тарих укытучысы hәм туган якны өйрәнүче Владимир Анатольевич Черновның нәтиҗәле эшчәнлеге районның иҗади педагогик хезмәткәрләренең хөрмәтен уята. Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан башкаланың БР Мәгарифне үстерү институтында «Башкортстан — минем кече ватаным: аның Русиянең сәяси, икътисади, социаль, рухи hәм хәрби тормышында тоткан роле hәм урыны», дип аталган озак сроклы проект-тикшеренү эшләре конкурсына йомгак ясаганда, «Эзләнү эшенең оригиналь структурасы, эчтәлеге hәм хикәяләве өчен» номинациясендә җиңгән өчен аңа Сертификат hәм Мактау грамотасы тапшырылган.

— Конкурс «Тарих» hәм «Культурология» фәнни юнәлешләре буенча уздырылды, — дип сөйли Владимир Анатольевич. — Ул уку елы башлану белән, 2018 елның 1 сентябрендә старт алды, республика юбилеена багышланды. Конкурсның максаты — укучыларның гомуми культурасын hәм гыйлемен үстерү, аларда гражданлык позициясен формалаштыру, тарихи-мәдәни мираска хөрмәт hәм сакчыл караш тәрбияләү. Мин «Демский — вакыт призмасы аша» китабы өстендә эшне тәмамлап кына бетергән идем. Озак уйлап тормыйча, беренче фәнни юнәлешне сайладым, конкурс эшенең барлык таләпләрен өйрәндем, аларны башкарып, конкурска җибәрдем. Мондый нәтиҗә көтмәгән идем. Башкарылган эшләремә югары бәя биргән өчен конкурсны оештыручыларга рәхмәтлемен. Тарих фәннәре докторы, профессор М.А. Бикмеевка аерым рәхмәт. Ул рецензия язып, коллегаларын Русия локаль цивилизациясенә Башкортстан халкының үзләренең кече ватаннары аша якын булуы темасының мөhимлеге hәм актуальлегендә ышандырды. Аның фикеренчә, бу Башкортстан Республикасының кайбер сәбәпләр буенча Русия Федерациясенең икътисади, сәяси, социаль, рухи hәм хәрби тормышында аерым урын алып торуы турындагы кyзаллауны тирәнәйтергә hәм киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Владимир СМОЛОВ.

Фото Владимир Черновның шәхси архивыннан.
Читайте нас: