Республиканың төрле районнарыннан тагын биш хатын-кыз шул ук яшьтә икенче hәм аннан соңгы бала тапкан. Бу хакта Русия Социаль иминият фонды хәбәр итә.
Шулай ук, Фонд белгечләре билгеләп үткәнчә, иң зур авырлыкта — 5,63 кг сабый Уфа шәhәрендә дөньяга килгән.
2018 елда «Туу сертификаты» программасы кысаларында Башкортстанның медицина оешмаларына социаль иминият фондының төбәк бүлеге 462,3 млн. сум акча түләгән. Акчаны хатын-кызларның йөклелек чорында хатын-кызлар консультацияләре, бала тудыру йортлары, балалар поликлиникалары бәләкәчләрне гомерләренең беренче елында күзәтү буенча медицина хезмәтләре өчен алдылар.