Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
1 апрель 2019, 13:54

Бер җан булып яшиләр

Качкын авылыннан Хатыйм Сәйфетдин улы белән Гөлчирә Фәтхетдин кызы Солтановлар 65 ел бергә

22 февральдә Хатыйм Сәйфетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, ә аның тугры hәм яраткан хатыны Гөлчирә Фәтхетдин кызына сентябрьдә шул кадәр yк яшь тула. Әлеге олы яшьтәге hәм хөрмәтле кешеләрне 1974 елда олы уллары Малик Солтанов белән дуслашканнан бирле, инде 45 ел беләм. Без ул чакта яшьләр идек, икебез дә Бишбүләк авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында машина йөртүчеләр булып эшли идек. Һәм хәзер без дуслыкны дәвам итәбез.

Гаилә башлыгы Хатыйм Солтанов «Восток» колхозында хезмәт итүчеләрнең зур гаиләсендe туа, анда бер-берсе артыннан биш малай hәм бер кыз үсә. Yзенең яшьтәшләре белән Хатыйм бик иртә физик хезмәткә өйрәнә. Ул колхоз көтүен көтә, өлкәннәргә кыр эшләрендә ярдәм итә. Ул вакытта «Восток» колхозы бер торак пункттан тора, үз балансында авыл хуҗалыгы техникасы шактый була: СК-3 үзйөрешле ашлык җыю комбайннары hәм тракторлар белән автомобильләр. Хатыймны hәрвакыт машина ишегалдына үзенә җәлеп итә. Моны күреп, колхоз идарәсе урып-җыю чорында малайны комбайнчы ярдәмчесе итеп чакыра. Урындагы оста механизаторлардан практик дәресләрне алып, Хатыйм Солтанов ашлык җыю комбайннарында мөстәкыйль эшли hәм югары суктыру дәрәҗәсе күрсәтә. Әмма аңа механизатор hөнәрен дәвам итәргә туры килми. 1974 елда бригада тимерлеге тимерчесез кала. Ул вакытта хәзер инде М. Гафури исемендәге берләштерелгeн колхоз алдынгы була hәм өч авылдан тора. Тимерлексез машина ишегалдында тормыш тынып кала. Шулай итеп, Хатыйм Сәйфетдин улы тимерчелек эшенә керешә. Ул чакта аның белән якыннанрак таныштым да. Аның тракторчы, комбайнчы hәм машина йөртүчеләрдән заказлар да күп була иде. Ул миңа да, колхозда урып-җыюда булганда, булышты. Аның куллары алтын иде: тимер белән пластилин белән эшләгән кебек эшләде. Чөнки 1947 елдан алып армиягә чакырылганчы, ул Белорет шәhәрендәге металлургия заводында озак вакытлар эшләгән. Хатыйм Сәйфетдин улы лаеклы ялга чыкканчы, тимерче булып эшләгән. Хезмәт ветераны hәм социалистик ярышларда күп тапкырлар җиңүченең күкрәк билгеләре hәм медальләре аз түгел.

Гөлчирә Фәтхетдин кызының хезмәт биографиясе күп очракта ире тарихы белән охшаш. 1954 елдан аларның тормышы тыгыз үрелеп бара: 65 ел элек чибәр егет белән кыз гаилә корырга карар итe. Ул шул еллар дәвамында гаилә уңайлыгы булдыра, өйне чисталыкта hәм тәртиптә тота hәм hәрчак җәмәгать эшләрендә hәм чөгендер басуларында алдынгы колхозчы була. Шул ук вакытта хәстәрлекле алты бала анасы да була.

Солтановлар гаиләсе зур юбилей тантаналарын бергә көзен, яңа уңыш өлгергәннән соң үткәрергә булган. Аларның бүген дә алга таба бер җан булып яшәргә өметләре тулы.

Наил САЛАВАТОВ,

Хезмәт ветераны.

Бишбүләк авылы.

Автор фотосы.
Читайте нас: