Шул исәптән “Механик транспорт чараларының экологик классларын чикләү зонасы” билгесе дә билгеләнгән. Әлеге юл билгесе куелган урында тиешле күрсәткечләрдән түбән булган экологик классы автомобильләр хәрәкәте тыелачак.Бу чикләүләр экологик хәл начар районнарда кертеләчәк. Андый автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” кертелгән. Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.