“Ромир” холдингы үткәргән тикшеренүләр күрсәтүенчә, русиялеләрнең 24 проценты киләчәктә баласының табиб булуын тели. Юрист һөнәре бу исемлектә - икенче урында (18 процент), өченче урында — эшкуарлык (15 процент).
Тикшеренүдә катнашучыларның 13 проценты үз балаларын хәрби кеше итеп күрәсе килә. Шулай җавап бирүчеләр арасында ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да күп.
Программалаучы һөнәре дә ата-аналар арасында популяр (13 процент). Респондентларның 12 проценты балаларының — инженер, ә 11 проценты Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХХДИ хезмәткәре булуын тели икән.
Һәр унынчы кеше баласына Эчке эшләр министрлыгы яки ЮХХДИ хезмәкткәре һөнәре бик ярап куяр иде, дип белдергән.
Сорау алуда катнашучыларның 8 проценты кызын яки улын киләчәктә — бухгалтер, 7 проценты икътисадчы итеп күрә.
Бары тик катнашучыларның 5 проценты гына укытучы һөнәре баласына туры килер иде дип белдергән.
Тикшеренүләрдә 18 яшьтән узган 518 кеше катнашкан.