Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 март 2019, 11:59

Шигъриятнең тоташтыручы җебе

«Шигърият сөючеләр» клубы әгъзалары бер-берсенә якын hәм кирәкле кешеләр булдылар

21 мартта, Бөтендөнья шигърият көнендә, илнең барлык мәдәният hәм сәнгать учреждениеләрендә шагыйрьләрнең иҗатына багышланган автор укулары, семинарлар, конференцияләр уза. Күп кенә сәхнә мәйданчыкларында яңа заманча әдәбият тәкъдим ителә, яшь шагыйрьләрнең конкурслары оештырыла. Бу яшь, талантлы кешеләрне табарга, аларга үзләре турында белдерергә, киләчәктә дә сәләтләрен үстерергә hәм поэтик эшләнмәләрне алга этәрүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Район үзәк китапханәсе каршында шигырь иҗат итүче hәм шигърият яратучыларны берләштерү максатыннан «Шигърият сөючеләр» клубы төзелде. «Гүзәллек файдасыз булмый. Менә ни өчен кешегә hәрвакыт матурлыкка омтылу хас. Ә шигърияттән дә гүзәлрәк нәрсә булырга мөмкин? Әмма филологлар фикеренчә, «поэзия ул — сүз музыкасы» бит. Безнең замандаш шагыйрь А. Дементьев шигырьләр шатлык өләшеп кенә калмый, кешене камилләштерә дә, дип саный. Кешене кеше ясый. Клуб әгъзалары мисалында бу фикернең абсолют хаклыгына инанам. Болар «бер кан», «бер сулыш» кешеләре. Клуб эшләгән елларда алар бер-берсен ялыктырмады, якын hәм кирәкле кешеләр булды. Клубның эш нәтиҗәләре «Шигъри Бишбүләк» hәм «Бишбүләк җырларда, шигырьләрдә hәм риваятьләрдә» әдәби җыентыклары булды. Районның шигъри сүз яратучылары — шигърият фестивале, әдәби-шигъри мәйданчыклар, китапханә укучылары белән иҗади очрашулар кебек мәдәни-массакүләм чараларда актив катнашучылар.

Шигърият көнендә район үзәк китапханәсенең уку залында әдәби-шигъри мәйданчык эшләде, анда Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру hәм электрлаштыру колледжының Бишбүләк авылы филиалы студентлары, китапханә хезмәткәрләре, шигъри каурый осталары, якташларыбыз Светлана Князева белән үз укучыларына күбрәк Әлфия Булат әдәби псевдонимы белән танылган Әлфия Инсапова катнашты. Туган якка, туган җиргә, ата йортына мәхәббәт — әлеге тема безнең якташларыбызның иҗатында төп тема, алар мәйданчыкта рухларын аңлаучы hәм үз рухларына якын кешеләрне очратты. Авторларның hәр шигырен катнашучылар алкышлар белән каршылады.

Бу ел безнең республикабызның 100 еллыгы эгидасы астында уза. Туган ягына, аның тарихына hәм әдәбиятына, шигъриятенә мәхәббәт, бәйләүче җеп буларак, район үзәк китапханәсендә иҗат кешеләрен юбилей елында җыяр, дип өметләнәбез.

Людмила ЧЕРНОВА,

район үзәк китапханәсенең массакүләм секторы мөдире.

Автор фотосы.
Читайте нас: