Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 март 2019, 13:23

Радий Хәбиров медицина училищесын тәмамлаучыларга вузда уку вакытын кыскартырга тәкъдим итте

Кичә "Торатау» Конгресс-холлында РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча Советның күчмә киңәшмәсе узды. Анда катнашкан Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров табибларны укыту мәсьәләсен күтәрде.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, медицина училищесын тәмамлаучылар шәфкать туташы яки медбрат булып эшли. Алар укуларын вузда дәвам итә алыр иде, әмма аларда уку һәм яшәү өчен акча юк. Шуңа күрә без республика ягыннан медицина училищесын тәмамлаучыларга Уфада алты-җиде ел белем алу уңайлы булсын һәм, әлбәттә, соңыннан әйләнеп кайту өчен финанслау турында уйланабыз", – диде Хәбиров.


Шулай ук ул аларга вузда уку вакытын кыскартырга тәкъдим итте – профильле ссузны тәмамлаучылар шунда ук университетның икенче яки өченче курсына укырга керә алыр иде. "Эш шунда ки, балалар медучилищеда уку чорында шактый күләмле белем алалар. Әмма медицина университетына укырга кергәч, болар барысы да исәпкә алынмый, һәм алар яңадан беренче курска бара, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. – Чөнки күпчелек очракта бу кешеләр медицинада калачак».
Читайте нас: