Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 март 2019, 15:48

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

Чарада Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-20 апрель көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.


Искәртеп үтәргә кирәк, әлегә кадәр бу җыелышлар форум буларак оештырылып килде, 2017 елда аның бишенчесе узган иде.

Читайте нас: