Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 март 2019, 13:18

Башкортстанда халык санын алуга әзерләнә башладылар

Башкортстан 2020 елгы халык санын алуга әзерләнә башлады. Бу хакта республика Хөкүмәтендә оператив киңәшмә вакытында Башкортстанстат җитәкчесе Әкрам Ганиев сөйләде.

Мөһим бурычлар арасында ул муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләүне, йортларның һәм анда яшәүчеләр саны турында мәгълүмат җыюны, шулай ук халык белән аралашуны атады.


Моннан тыш, киләсе елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрәчәк комиссия турында БР Хөкүмете карары проекты әзерләнде. Мондый оешмалар барлык муниципалитетларда да булдырылырга тиеш.

Читайте нас: