Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
27 март 2019, 13:27

Дүрт миллион сум ришвәттән баш тарткан!

Республика суд приставлары бүлеге җитәкчесе карамагында бер юридик берәмлектән зур күләмдә акча юллау турында эш була. Суд карарын башкару максатында бурычлының исәбеннән суд приставлары хезмәте исәбенә акча күчерелә. Аннары бу акча хуҗасына китәргә тиеш була.

Ләкин бурычлы оешма директоры акчаны өченче кеше исәбенә күчертер өчен танышы аша приставка 4 миллион сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә.


Суд приставы полициягә мөрәҗәгать иткән һәм барысын да сөйләп биргән. Ришвәтчене акчаның яртысын биреп торганда, җинаять урынында тоткарлаганнар.

Читайте нас: