Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
26 март 2019, 16:18

Экстремизмга — юк!

Көчләүләрсез, шәфкатьсезлекләрсез, экстремизмсыз яшәргә, килеп туган низагларны көч кулланмыйча хәл итәргә, тышкы кыяфәте, башка караш, гадәтләр, мавыгулар, дин буенча аерылып торган кешеләргә карата түземле булырга. Толерантлыкның нигезе әнә шунда.

Һәр милләтнең уңай образын тудырып, Башкортстан халыкларының культура үзенчәлекләре белән таныштырып, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнергә кирәк.


Билгеле булганча, экстремизм еш кына патриотизм идеяләре артына яшеренә, ә бу кешеләрне ялгыштыра. Патриотизм — Ватанны ярату ул, ә экстремизм — кешеләрне күрә алмаучанлык. Шуңа күрә чын патриот беркайчан да экстремистка әверелмәячәк.


Террорчыларның явызлыкларына барыбыз бергәләп кенә каршы торырга мөмкин. Шул вакытта гына яңа фаҗигаләр булмас. Моның өчен көчтән килмәслек эш башкарасы да юк, махсус хезмәтләр яки гадәттән тыш хәлләр вәкиле булу да кирәк түгел. Бары тик әйләнә-тирәбездәгеләргә игътибарлы булырга, алар турында кайгыртырга, кешеләр язмышына битараф булмаска гына кирәк.

Читайте нас: