Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 март 2019, 15:44

Сак булыгыз, чебен-"горбатка"лар яный

Составына Русия дә кергән Евразия икътисади берлеге территориясе өчен чебен-"горбатка" карантин объекты булып тора. Бу бөҗәк Испания, Италия, Португалия, Грециядән һәм Австрия, Германия территорияләренең бер өлешеннән, Бельгия, Бөек Британия һәм Голландия, АКШ, Куба, Австралия, Азия Һәм Африка илләреннән килә.

Кешедә чебен-"горбатка" личинкалары миаз дип аталган паразит авыру китереп чыгара, алар организмга үтеп керергә дә мөмкин.


Эш шунда ки, бу чебеннәр ашау һәм үрчү өчен күп кенә азык-төлек продуктларын куллана. Очраклы рәвештә личинка кешенең ашкайнату системасына эләгеп, эчәк миазы китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә өченче буын личинканың эчәклеккә үтеп керүе куркыныч. Чебен личинкасы шулай ук ярада, күзнең мөгез катламында да үрчергә мөмкин. Моннан тыш, чебен холера да йоктыра. Иммунитеты көчсезләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен бу аеруча куркыныч.


2-3 миллиметр зурлыктагы чебен тышкы яктан киң таралган җиләк-җимеш чебене – кызыл күзле дрозофилны хәтерләтә, әмма аның күзләре кара. Чебен, нигездә, сикергәләп йөри. Бу бөҗәк төрле транспортка эләгеп, шулай ук җылы яктан кайтучы кошлар белән безнең илгә килә. Гадәттә, чебен таралуның төп юлы – җиләк-җимеш.


Өлкән бөҗәкләр куркыныч түгел, ә менә аның личинкалары органик субстанцияләрнең гаять киң даирәсендә үсә һәм хайваннар, хәтта кеше өчен куркыныч булып тора. Табигый шартларда 5 миллиметр зурлыктагы личинкалар еш кына пычранган азык продуктларында: соя, он, сыр, банан, кавын, мандарин, әфлисун, кыяр, киптерелгән балыкта, чери башлаган бәрәңгедә табыла. Черегән үсемлекләр һәм гөмбәләр, моллюсклар, хайван һәм кеше тизәге, - бу бөҗәкләр өчен гадәти азык мохите. Моннан тыш, личинкалар хәтта вазелин һәм гуталин да ашарга мөмкин.


Бөҗәкләр белән көрәшү алымнары:


- теләсә нинди үтемле механик ысул белән зарарлы бөҗәкне юк итү;


- гади гигиена кагыйдәләрен үтәү, гомуми чисталыкны саклау;


- азык-төлек, җиләк-җимеш саклау бүлмәләрендә дымлылык һәм температураны киметү;


- ябышкак кәгазьләр элеп кую.

Читайте нас: