Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 март 2019, 15:31

ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ М. КӘРИМНЕҢ ИСЕМЕ БИРЕЛӘ

Казанның Киров районындагы урамга Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең исеме бирелә

«Казан шәһәренең Киров районында «Салават күпере» торак комплексы биләмәсендәге 1нче урамга башкорт совет шагыйре, язучы һәм драматург, Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның Дәүләт премиясе, Ленин премиясе лауреаты Кәримов Мостафа Сафа улының (1919-2005) исемен бирергә һәм моннан соң «Мостай Кәрим урамы» дип йөртергә», — диелә Казан шәһәр советының башкарма комитетында кул куйган. карарда.


Башинформ.


«Салават күпере» торак комплексындагы өч яңа урамга мәшһүр җәмәгать эшлеклеләренең исемнәре кушылачак. Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында шундый мәгълүмат китерелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".


«Казанның Киров районы «Салават күпере» торак комплексы территориясендәге яңа урамнарга түбәндәге исемнәрне бирергә: 1нче урам хәзер - «Мостай Кәрим урамы», 2нче урам - «Илhам Шакиров проспекты», 3нче урам - «Әлфия Авзалова урамы» дип аталачак», - диелә җыентыкта.


Илһам Шакиров озакка сузылган авырудан соң – 2019 елның 16 гыйнварында, Әлфия Авзалова исә 2017 елның 15 июнендә вафат булды.



Читайте нас: